Тиндэш кисэклэрдэн сон килгэн гомумилэштеруче суз алдыннан сызык куела

Тиндэш кисэклэрдэн сон килгэн гомумилэштеруче суз алдыннан сызык куела thumbnail

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр

Максат:  1. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләрне таба белү күнекмәләре бирү.

                2. Тиңдәш кисәкләрне янында гомумиләштерүче сүзләрне язма һәм телдән сөйләмдә куллану күнекмәләре формалаштыру;

                3. Тарихи-мәдәни мирас ядкарьләрен саклау кирәклеген аңлату.

Метод.     Әңгәмә

Тибы.      Комплекслы дәрес.

Җиһазлау: дәреслек, мультимедия, компьютер, презентация, тарату карточкалары.

Дәреснең барышы

I. Оештыру

         Яхшы сүз яшәртә, көч бирә,

         Кулыңа сәләт һәм эш бирә.

         Яхшы сүз кузгата җырларны.

         Бизи ул, матурлый дөньяны.

         Яхшы сүз шифалы, тылсымлы.

         Юа ул яраны, борчуны.                (Галимҗан Латыйп)

         Укучылар, һәрдаим тормышта кирәк булган яхшы сүзләрне – тылсымлы әйтелмәләрне искә төшереп китик әле.

1.                Ит изгелек, кыл яхшылык!

2.                Бик зур рәхмәт!

3.                Уң булсын юлларыгыз!

4.                Адымың ныклы булсын!

5.                Хәерле юл!

6.                Эшләрегез гөрләп барсын!

7.                Ак бәхетләр юлдаш булсын!

8.                Мин сезнең алда бурычлымын.

9.                Исәнлекккә саулыкка, тазалыкка байлыкка

10.            Хәерле сәгатьтә!

11.           Ак юл телим, барыгызга!

Димәк, бу дәрестә дә без тиңдәш кисәкләр кабатларбыз һәм яңа белемнәр дә алырбыз.  Моңа кадәр без кабатларга тиешле мәгълүматлар бар. Шуларны  искә төшерик.

II. Актуальләштерү

Белемнәрне тигезләү.

Тест

1. Нәрсә ул теркәгеч?

а) Җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмлә өлешләрен бәйләүче сүз төркеме.

б) Кушма җөмләләр арасында килүче тыныш билгеләре.

в) Җөмлә кисәкләрен гомумиләштерүче сүз төркеме.

2. Теркәгечләр ничә төркемгә бүленә?

а) 3                      б) 2                      в) 5

3. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре арасында, гадәттә, теркәгечләрнең кайсы төркәмчәсе кулланыла?

а) Тезүче, ияртүче.      б) Ияртүче          в) Тезүче

 4.Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә?

а) ияләр генә   б) бөтен җөмлә кисәге   в) хәлләр генә

Эшегезнең дөреслеген тикшерегез:

1. а);           2. б);           3. в);      4. б)        

III. Төп өлеш

1. Сүзлек өстендә эшләү:

Чәчкап – чәчне каплар өчен тукымадан тегелгән баш киеме.

Кашмау – алгы ягы тәңкәләр,ташлар белән бизәлгән баш киеме.

Камчат бүрек – кырыена мех тотылган бүрек.

Камзул – күлмәк өстеннән киелә торган җиңсез,якасыз өс киеме.

Якут каптырма – кием һәм башка нәрсәләрне эләктерү өчен хезмәт итә торган җайланма,төймә.

2.  1. Ул  ак ука тоткан якут каптырмалы сары  камзулын Гөлбикәсенә, вак мәрҗәннән җыеп эшләнгән кашмау белән чәчкабын  Сылубикәсенә, картыннан калган камчат бүрекне улы Суфиянга билгеләп тора.

     2. Камзул, кашмау, чәчкап, бүрек – һәммәсе аңа бик кадерле.

Бирем:  1.Җөмләләрне  укыгыз.

               2 .Анализлагыз.

Сораулар:

1.                Бер үк җөмлә кисәген ачыклап килүче, бер үк сорауга җавап бирүче кисәкне табыгыз?

2.                Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килгән?

3.                Беренче җөмләдәге тиңдәш кисәкләрнең бер-берсеннән аермалы якларын әйтегез?

         Әлеге мәгълүматларны теманың моделена салыйк.

3. Ныгыту. Карточкалар белән эш:

1) Исем ул – синең һәм ата-анаңның, ыруың һәм нәселеңнең – һәммәгезнең йөзе. (М.Юныс)

2) Ләйлә исеменә бөтенесе дә: нәфислек тә, матурлык та, нечкә күңеллелек мәгънәсе дә тупланган. (Ә.Еники)

Бирем: 1. Тиңдәш кисәкләр арасында килгән теркәгечләрне табыгыз. Алар нинди теркәгечләр?

Һәм, та, тә – җыючы (тезүченең җыючысы)

2. Җөмләләрдәге гомумиләштерүче сүзләрне табыгыз.

– Һәммәгезнең, бөтенесе.

3. Гомумиләштерүче сүзләр җөмләнең кайсы урынында килгән һәм алар янында нинди тыныш билгеләре куелган?

а)Тиңдәш кисәкләрдән соң һәм алардан алда

б)Гомумиләштерүче сүзләр тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, аның алдыннан сызык куела.

в)Гомумиләштерүче сүзләр тиңдәш кисәкләрдән алда килгәндә аннан соң ике нокта куела.

4. Сез тагын нинди гомумиләштерүче сүзләр әйтә аласыз?

Һәммәсе, бөтенесе, һичбере, барысы – алмашлыклар

Түбәндәге, барлык, мондый, бөтен – сүзләр.

4. Дәреслек белән эш:

173 нчы күнегү (вариантлап).

5. Ишетеп кабул итүне тикшерү:

Бирем. Текстны тыңлау барышында тиңдәш кисәкләргә игътибар итегез һәм язып алыгыз. Алар бер-берсе белән ничек бәйләнгәннәр? Тиңдәш кисәкләр арасында теркәгечләр һәм гомумиләштерүче сүзләр бармы?

         Тел – халыкның өзлексез байый һәм яңара торган чиксез кыйммәтле күңел хәзинәсе. Бу хәзинәгә халык үзенең мең еллар буена тупланган тормыш тәҗрибәсен, гореф-гадәтләрен, уй-хыялларын ышанып җапшырган. Халыкның шигъриятен, фәнен, тарихын саклап килүче бетмәс-төкәнмәс бер байлыгы бар. Ул – аның теле. Шунлыктан телгә мәхәббәт ул, бер үк вакытта, халыкка да, туган илгә дә мәхәббәт дигән сүз. (Г.Бәширов).

Резерв

6. Вариантларда эш:

1 в. Бирем. 1. Билгеләнгән җөмләне теркәгечләр белән тулыландырып языгыз.

2 в. Бирем. 1. Билгеләнгән җөмләне гомумиләштерүче сүз белән тулыландырып языгыз.

3в. Бирем. Билгеләнгән җөмләне теркәгечләр һәм гомумиләштерүче сүз белән тулыландырып языгыз.

2. Үз исемегезнең нинди мәгънә белдерүен хәтерләгез һәм җөмлә төзегез.

3. “Сабантуй” журналыннан тиңдәш кисәкле җөмләләр табыгыз.

         Җир йөзендә бөтен малайларның да исеме була. Җирән чәчлеме ул, кара чәчлеме, чебен тимәс чер итәрме, каты йодрыклымы, сугыш чукмарымы – барыбер. Мине менә тотканнар да Инсаф дип йөртә башлаганнар. Бу исемне йөрткән малайларның нинди булырга тиешлеген әллә кайчаннан бирле беләм. Бер елны, мин салкын тиюдән авырып ятканда, авылларыннан әби килгән иде. Ул шунда миңа көчли-көчли, әрли-әрли кипкән җиләк кайнатып эчерде. Инсафның ни икәнен дә ул әйтте. Әбисенең сүзен тыңлаган, әче җиләк суын күбрәк эчкән, әмма җүләрләнеп, тәрәзә бозын яламый торган әдәпле малайларны Инсаф дип йөртәләр икән. (Г.М.)

Сораулар:

1. Җөмләләрне тиңдәш кисәкләрсез генә төзеп буламы?

2. Тиңдәш кисәкләр сөйләмебездә ни өчен кулланыла?

IV. Дәрескә рефлексив анализ

1. Нәрсә турында сөйләштек?

2. Нәрсә ул тиңдәш кисәкләр?

3. Тиңдәш кисәкләр нәрсәләр ярдәмендә бәйләнә?

4. Тиңдәш кисәкләрне алыштырып килүче сүзләр ничек атала?

Теманың гомуми моделе.

V.Өй эше

Читайте также:  Толкователь снов от а до я

1. Модаль кисәкләр темасын модельләштерергә.

2. “Сабантуй” журналыннан тиңдәш кисәкле җиде җөмлә язып алырга. Җөмләләргә аңлатма бирергә.

3. Киләсе яртыеллыкка “Сабантуй” журналына язылырга.

VI. Белемнәрне бәяләү.

Источник

Инфоурок

Другое
›Презентации›Тиңдәш кисәкләр, гомумиләштерүче сүзәләр темасына презентация

Описание презентации по отдельным слайдам:

1 слайд

Тест 1. Ия а) мөстәкыйль мәгънәле һәм төрле килештәге исемнәр белән белдерел

Описание слайда:

Тест 1. Ия а) мөстәкыйль мәгънәле һәм төрле килештәге исемнәр белән белдерелә. б) җөмләнең баш килештә килеп, башка сүзгә буйсынмаган кисәге. 2. Көймә килә — эзе юк. – Бу җөмләдә ия: а) көймә б) эзе в) көймә,эзе 3. Җылы сөяк сындырмый, салкын җанны тындырмый.- бу җөмләдә ия: а) сөяк б) җанны в) җылы, салкын

2 слайд

4. Хәбәр төзелеше ягыннан а) гади хәбәр б) кушма, тезмә хәбәр в) гади, кушма

Описание слайда:

4. Хәбәр төзелеше ягыннан а) гади хәбәр б) кушма, тезмә хәбәр в) гади, кушма, тезмә хәбәр 5. Гади хәбәр а) бер сүз белән белдерелә б) берничә сүз белән в) таркалмый торган сүзтезмә белән 6. Син безне тәрбияләп үстердең, инде инде без сине тәрбияләргә тиеш. – Бу җөмләдә: а) хәбәр -үстердең б) хәбәр -үстердең, тәрбияләргә тиеш в) хәбәр- үстердең, тиеш

3 слайд

7. Аергыч а)Җөмләдә фигыль белән белдергән кисәкне ачыклап килүче сүз. б) җөм

Описание слайда:

7. Аергыч а)Җөмләдә фигыль белән белдергән кисәкне ачыклап килүче сүз. б) җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче сүз. в) Предметның билгесен белдерүче сүз 8. Аергычны ияртеп килгән сүз а) аерылмыш дип атала б) аерылмыш яки сыйфатланмыш дип атала в) саналмыш дип атала 9. Декабрьнең рәхимсез кырыс җилләре үзәккә үтеп исәләр. – Бу җөмләләр аергыч булып килгән кисәкләр а) кырыс, җилләре б) декабрьнең, үзәккә в) декабрьнең, рәхимсез, кырыс

4 слайд

10.Тәмамлык а) эшнең яки хәрәкәтнең кайда, кайчан, нинди шартларда, нинди мак

Описание слайда:

10.Тәмамлык а) эшнең яки хәрәкәтнең кайда, кайчан, нинди шартларда, нинди максат белән үтәлүен күрсәтеп, фигыльгә ияреп иярчен кисәк б) җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген, ачыклап килгән иярчен кисәк (кемгә,нәрсәгә, кемне, нәрсәне сорауларына җавап булып) 11. Туры тәмамлыкны белдерүче чараларны күрсәт. а) бәйлек, бәйлек сүзләр б) чыгыш , төшем, иялек килеш кушымчалары в) баш килеш, төшем килеше кушымчалары 12. Хәл а) предметны, затны белдерә б) предметның билгесен белдерә в) эшнең үтәлү урынын, вакытын, сәбәбен, максатын, шартларын белдерә. 13. Хәл сорауларын күрсәтегез. а) кайда? кайчан? ни өчен? б) нинди? кайсы? кемнең? в) кемне? кемгә? кемдә?

5 слайд

ҖАВАПЛАР 1 Б 2 В 3 В 4 В 5 А 6 Б 7 Б 8 А 9 В 10 Б 11 В 12 В 13 А

Описание слайда:

ҖАВАПЛАР 1 Б 2 В 3 В 4 В 5 А 6 Б 7 Б 8 А 9 В 10 Б 11 В 12 В 13 А

6 слайд

Бәяләү критерийлары 1 хата булса, “5”ле куела 2-3 хата булса, “4”ле куела 4-6

Описание слайда:

Бәяләү критерийлары 1 хата булса, “5”ле куела 2-3 хата булса, “4”ле куела 4-6 хата булса, “3”ле куела 7 дән артык хата булса, “2”ле куела.

7 слайд

Җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә. 1. Чәчәкләнә, матурлана туган

Описание слайда:

Җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә. 1. Чәчәкләнә, матурлана туган илем көн саен. 2. Якташларым, туганнарым җирдә икмәк үстерә. 3. Мәгърифәтле, матур да син, халкым. 4. Уздык калын урманны, болынны, үзәннәрне. 5. Без имән агачлары, гөлҗимеш куагы тирәсендә ял иттек.

8 слайд

Укучылар, укытучылар, әти-әниләр – барысы да бәйрәмчә киенгәннәр.

Описание слайда:

Укучылар, укытучылар, әти-әниләр – барысы да бәйрәмчә киенгәннәр.

9 слайд

Тема. Тиңдәш кисәкләр. Гомумиләштерүче сүзләр. Максат. - Тиңдәш кисәкләр һәм

Описание слайда:

Тема. Тиңдәш кисәкләр. Гомумиләштерүче сүзләр. Максат. — Тиңдәш кисәкләр һәм гомумиләштерүче сүзләр турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау. — Укучыларда аларны гамәлдә дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту, сөйләм һәм язма телләрен үстерү; Бердәм Республика тестына әзерлек. — Укуга аңлы караш тәрбияләү.

10 слайд

Тиңдәш кисәкләр арасында тыныш билгеләре ничек куела? Мисаллар Кагыйдә Ул көч

Описание слайда:

Тиңдәш кисәкләр арасында тыныш билгеләре ничек куела? Мисаллар Кагыйдә Ул көчле түгел, ләкин бик үткен, бик хәйләле. Каршы куючы теркәгечләралдыннанөтеркуела. Алгы партада йоклап та, китап укып та булмый. Җыючы һәм бүлүче теркәгечләр кабатланып килгәндә,өтеркуела. Авыл уртасыннан инеш, чишмәләр ага. Тезү интонациясе булганда,өтеркуела. Шигырь һәм хикәяләрең тагын бармы? Җыючы һәм бүләче теркәгеч ялгызы килгәндә,өтеркулмый. Кычкырмакчы була – кычкыра алмый. Каршы кую интонациясе булганда,сызыккуела.

11 слайд

Гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре ничек куела? Мисаллар Кагыйдә Я

Описание слайда:

Гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре ничек куела? Мисаллар Кагыйдә Яңгырдан соң һәммәсе: киң яланнар, зур урманнар яшәреп китте. Тиңдәш кисәкләр алдыннан килгән гомумиләштерүче сүздән соңике ноктакуела. Бабам да, әбием дә, әбиемнең әбисе дә – барысы да исән-саулар. Тиңдәш кисәкләрдән соң килгән гомумиләштерүче сүз алдыннансызыккуела.

12 слайд

9. Тиңдәш хәбәрләр арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.   Кеше за

Описание слайда:

9. Тиңдәш хәбәрләр арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.   Кеше зарын уртаклашу, (1) аларның газапларына катнашу синең кешелегеңне уята, (2) күңелеңне пакьләндереп җибәрә. (3) Дөрес җавап: 2.

13 слайд

9. Тиңдәш кисәкләр янына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз. Көзге караң

Описание слайда:

9. Тиңдәш кисәкләр янына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз. Көзге караңгы төннәрдә ерак офыкларда балкыган якты утларның берсе, (1) һичшиксез, (2) Фәнис Яруллин шигырьләреннән, (3) шагыйрь җаныннан төшкән нур булыр. (4) Дөрес җавап: 3.

14 слайд

9. Тиңдәш кисәкләр янына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз. – (1) Шулай

Описание слайда:

9. Тиңдәш кисәкләр янына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз. – (1) Шулай хезмәтнең тәмен белгәнгә күрә, (2) яшәүнең ямен, (3) көн итүнең кадерен белеп яшисең дә син, (4) Иргали энем. (5) Дөрес җавап: 3.

15 слайд

20-22 нче җөмләләрнең кайсысында тиңдәш ияләр бар? ...(20) Сабантуй йоласы, а

Описание слайда:

20-22 нче җөмләләрнең кайсысында тиңдәш ияләр бар? …(20) Сабантуй йоласы, аның җырлары гасырлар буе халык күңелендә, телендә яшәгән, шомарган. (21) Ул йолалар халыкның үзе кебек үк көчле, яшәүчән булган. (22) Әнә шуңа күрә дә алар безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр. (М.Мәһдиев)

16 слайд

В8. Тиңдәш кисәкләр арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз. Әйе, (1)

Описание слайда:

В8. Тиңдәш кисәкләр арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз. Әйе, (1) чын сөю хисенә, (2) каһарманлыкка безгә – (3) кешеләргә – (4) табигатьтән ай-һай күп өйрәнәсе бар әле. (5)

Читайте также:  Снежная любовь или сон в зимнюю ночь фильм

17 слайд

В4. 1-5 нче җөмләләрнең кайсысында тиңдәш ияләр бар? (1) Әни! (2) Нинди ягымл

Описание слайда:

В4. 1-5 нче җөмләләрнең кайсысында тиңдәш ияләр бар? (1) Әни! (2) Нинди ягымлы да, гүзәл дә, назлы да сүз ул!(3) Бу сүздән күпме җылылык, сафлык бөркелә. (4) Бала да бит, теле ачылгач, иң беренче: “Әннә!” – дип эндәшә. (5) Тәүге назны да әнисенең йомшак кулларында тоя…

18 слайд

В6. 1-3нче җөмләләрнең кайсысында тиңдәш ияләр бар? 1) Калада утын әзерлисе,

Описание слайда:

В6. 1-3нче җөмләләрнең кайсысында тиңдәш ияләр бар? 1) Калада утын әзерлисе, бәрәңге утыртып чиләнәсе юк. 2) Шәһәрләшкән авыл кешесе һәр очракта диярлек байлыкта, җиңеллектә яши. 3) Ләкин нигә шушы рәхәтлек аша һәр көнне йөрәге ачытканын сизә шәһәрләшкән авыл малае?

19 слайд

В8. Тиңдәш кисәкләр янында куелган тыныш билгеләренең номерларын языгыз. Алар

Описание слайда:

В8. Тиңдәш кисәкләр янында куелган тыныш билгеләренең номерларын языгыз. Алар безгә кадәр йөз,(1) биш йөз, (2) мең ел элек яшәсәләр дә,(3) бөтенләй юкка чыкмаганнар.(4)

20 слайд

Тиешле тыныш билгеләрен куеп, тиңдәш кисәкләрнең һәм гомумиләштерүче сүзләрне

Описание слайда:

Тиешле тыныш билгеләрен куеп, тиңдәш кисәкләрнең һәм гомумиләштерүче сүзләрнең астына сызып күчереп язарга. 1. Нигә соң шулай бик кадерле сөйкемле һәм җанга якын икән бу туган як туган җир?! (Н.Ф.) 2. Болар барысы да тормыш бизәге төлкесе дә бурсыгы да бүресе дә. (И.Г.) 3. Күпереп яткан җир куәт иясе машина аннан чыккан ис ялан тәпиле балачак болар барысы да йөрәкне әрнетәләр. (Г.М.) 4. Бөтен киселгән агачлар карт имән ак кәүсәле каеннар баллы юкәләр-барысы да йөрәкне әрнетәләр. (Г.М.)

21 слайд

1.	Нигә соң шулай бик кадерле, сөйкемле һәм җанга якын икән бу туган як, туга

Описание слайда:

1. Нигә соң шулай бик кадерле, сөйкемле һәм җанга якын икән бу туган як, туган җир?! (Н.Ф.) 2. Болар барысы да тормыш бизәге: төлкесе дә, бурсыгы да, бүресе дә. (И.Г.) 3. Күпереп яткан җир, куәт иясе машина, аннан чыккан ис, ялан тәпиле балачак – болар барысы да йөрәкне әрнетәләр. (Г.М.) 4. Бөтен киселгән агачлар: карт имән, ак кәүсәле каеннар, баллы юкәләр-барысы да йөрәкне әрнетәләр. (Г.М.)

22 слайд

Өйгә эш. Тиңдәш кисәкләрне, алар янында гомумиләштерүче сүзләрне дә кулланып,

Описание слайда:

Өйгә эш. Тиңдәш кисәкләрне, алар янында гомумиләштерүче сүзләрне дә кулланып, “Нинди ямьле син, туган ягым” темасына кыска инша язарга.

Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

также Вы можете выбрать тип материала:

Общая информация

Номер материала:

ДБ-074346

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Источник

Тема. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр

(8 нче сыйныфның татар төркеме өчен)

   Максатлар: 1) Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр турында төшенчә бирү;

   2) Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләрне таба белү, тыныш билгеләрен дөрес куя белү күнекмәләре булдыру;

   3) Фикерләү сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру;

   4)  Туган җиргә, хезмәткә ихтирам тәрбияләү өчен шартлар тудыру.

Җиһазлау: дәреслек, схемалар, тестлар, карточкалар, компьютер.

Дәреснең тибы: катнаш дәрес.

Дәреснең төре: яңа теманы өйрәнү дәресе.

Яңа технологияләр: компьютер, иҗади үсеш технологияләре.

Дәрес барышы

    • Хәерле көн, укучылар. Кәефләрегез ничек? Хәзер бераз укып алыйк әле.
    • Нәрсә турында укыдыгыз?
    • Балалар, без сезнең белән тиңдәш кисәкләрне өйрәнәбез, аларны җөмләдә куллана белү күнекмәләре өстендә эшлибез.

    Бүген дәрестә тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр кулланылу очракларын карап китәрбез.

    II. Белемнәрне актуальләштерү, тигезләү

    1. Өй эшен тикшерик әле. Сезгә тиңдәш кисәкләр белән җөмләләр төзеп язарга кирәк иде, шуларны укыгыз әле (иҗади бирем).

     231, 232 нче күнегүләр.

    1. Укучылар узган дәреснең темасын искә төшерегез. Сорау-җавап:
    • Җөмләнең нинди кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала?
    • Тиңдәш кисәкләр янында нинди теркәгечләр килә?
    • Тиңдәш кисәкләр янында нинди тыныш билгеләре куела?

    III. Дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру

    — Бүген без “Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр” дигән теманы өйрәнәбез. Дәфтәрләргә язып куегыз.

    1. Матур язу минуты. Бар да якын миңа: урман, кырлар,

                                     Миләш куаклары, зелпеләр.

                                     Әллә инде артык сагынганга,

                                     Һич китмиләр яннан черкиләр.  (Ә. Ерикәй.)

    1. Беренче җөмләне тикшерү

    Бар да якын миңа: урман, кырлар,

    Миләш куаклары, зелпеләр.

    IV. Яңа теманы өйрәнү

    Укучылар өчен бурычлар: гомумиләштерүче сүзләрне аера белергә өйрәнү, аларны сөйләмдә куллану күнекмәләре булдыру.

         1. 234 нче күнегү буенча телдән эш.

    — Нинди нәтиҗә чыгарабыз?

     2. Кагыйдә чыгардык, дәреслектәге кагыйдә белән чагыштырыйк: фикеребез дөрес булдымы икән?

    1. 236 нче күнегү –белемнәрне телдән ныгытабыз. Схемалар ярдәмендә тиңдәш кисәкләрне һәм алар янындагы гомумиләштерүче сүзләрне күрсәтегез.

    V. Компьютерда тест үтү.  Тестлар ярдәмендә теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерербез. Тестлар индивидуальләштерелгән: 3 төрле итеп төзелгән. Һәрберегез үз вариантын дөрес итеп эшләргә тырышыгыз.

    1 нче вариант

    1. Җөмләнең баш кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.

    2. Бер үк сорауга җавап биреп, бер үк сүзгә ияреп килүче кисәкләр тиңдәш кисәкләр дип атала.

    3. Аныклагыч һәм тәмамлык җөмләнең тиңдәш кисәкләр дип атала.

    1. Җөмләнең баш кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала.

    3. Җөмләнең барлык кисәкләре дә — ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч-лар тиңдәшләнеп килә ала.

         III. Тиңдәш кисәкләр арасында нинди бәйләүче чаралар була?

    1) ияртүче теркәгечләр;              

    2) тезүче теркәгечләр, санау һәм каршы кую интонациясе;          

    3) санау һәм каршы кую интонациясе, көттерү паузасы.          

    Читайте также:  Сбываются ли дневные сны в понедельник

         IV. Тиңдәш кисәкләр арасына нинди тыныш билгеләре куела?

    1. Тиңдәш кисәкләр арасына бары тик өтер генә куела.

    2. Тиңдәш кисәкләр арасына өтер, нокталы өтер, сызык куела.

    3. Тиңдәш кисәкләрне үзара ияртүче теркәгечләр бәйләсә, алар арасына өтер куела.

        V. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, алар янында нинди тыныш билгесе куела?

    1. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, алар арасына ике нокта һәм сызык куела.

    2. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң өтер куела.

    3. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, гомумиләштерүче сүз алдыннан ике нокта куела.  

    2 нче вариант

    1. Җөмләнең баш кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.

    2. Бер үк сорауга җавап биреп, бер үк сүзгә ияреп килүче кисәкләр тиңдәш кисәкләр дип атала.

    3. Аныклагыч һәм тәмамлык җөмләнең тиңдәш кисәкләр дип атала.

    4. Җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.

    1. Җөмләнең баш кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала.

    3. Җөмләнең хәлләре тиңдәшләнеп килә ала.

    4. Җөмләнең барлык кисәкләре дә — ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагычлар тиңдәшләнеп килә ала.

        III. Тиңдәш кисәкләр арасында нинди бәйләүче чаралар була?

    1) ияртүче теркәгечләр;              

    2) тезүче теркәгечләр, санау һәм каршы кую интонациясе;          

    3) санау һәм каршы кую интонациясе;          

    4) көттерү паузасы.

        IV. Тиңдәш кисәкләр арасына нинди тыныш билгеләре куела?

    1. Тиңдәш кисәкләр арасына бары тик өтер генә куела.

    2. Тиңдәш кисәкләр арасына өтер, нокталы өтер, сызык куела.

    3. Тиңдәш кисәкләрне үзара җыючы теркәгечләр бәйләсә, алар арасына нокталы өтер куела.

    4.  Тиңдәш кисәкләрне үзара ияртүче теркәгечләр бәйләсә, алар арасына өтер куела.

        V. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, алар янында нинди тыныш билгеләре куела?

    1. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, алар арасына ике нокта һәм сызык куела.

    2. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң өтер куела.

    3. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, гомумиләштерүче сүз алдыннан ике нокта куела.  

    4. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң сызык куела.

    3 нче вариант

    1. Җөмләнең баш кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.

    2. Бер үк сорауга җавап биреп, бер үк сүзгә ияреп килүче кисәкләр тиңдәш кисәкләр дип атала.

    3. Аныклагыч һәм тәмамлык җөмләнең тиңдәш кисәкләр дип атала.

    4. Җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.

    1. Җөмләнең баш кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала.

    3. Җөмләнең хәлләре тиңдәшләнеп килә ала.

    4. Җөмләнең барлык кисәкләре дә — ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагычлар тиңдәшләнеп килә ала.

    5. Җөмләнең аергычлары тиңдәшләнеп килә ала.

    6. Җөмләнең тәмамлыклары тиңдәшләнеп килә ала.

    7. Җөмләнең аергычлары һәм тәмамлыклары тиңдәшләнеп килә ала.

        III. Тиңдәш кисәкләр арасында нинди бәйләүче чаралар булырга мөмкин?

    1) ияртүче теркәгечләр;              

    2) тезүче теркәгечләр;

    3) каршы куючы теркәгечләр;      

    4) санау интонациясе;

    5) бүлүче теркәгечләр;                

    6) җыючы теркәгечләр;

    7) каршы кую интонациясе;          

    8) көттерү паузасы.

        IV. Тиңдәш кисәкләр арасына нинди тыныш билгеләре куела?

    1. Тиңдәш кисәкләр арасына бары тик өтер генә куела.

    2. Тиңдәш кисәкләрне үзара бәйләүче чара санау интонациясе булса, алар арасына өтер куела.

    3. Тиңдәш кисәкләр җәенке булып, аларның үз эчендә өтерләр була икән, бәйләүче чара санау интонациясе булганда, алар арасына нокталы өтер куела.

    4. Тиңдәш кисәкләрне үзара җыючы теркәгечләр бәйләсә, алар арасына нокталы өтер куела.

    5. Тиңдәш кисәкләрне үзара җыючы теркәгеч бәйләп, ул теркәгеч кабатланмаса, тиңдәш кисәкләр арасына өтер куела.

    6.  Тиңдәш кисәкләрне үзара ияртүче теркәгечләр бәйләсә, алар арасына өтер куела.

    7. Тиңдәш кисәкләрне үзара җыючы теркәгеч бәйләп, ул теркәгеч кабатланмаса, тиңдәш кисәкләр арасына өтер куелмый.

    8. Тиңдәш кисәкләрне үзара җыючы теркәгеч бәйләп, ул теркәгеч кабатланса, тиңдәш кисәкләр арасына өтер куела.

    9. Тиңдәш кисәкләрне үзара каршы куючы интонация бәйләсә яки алар үзара сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәтендә торсалар, алар арасына нокталы өтер куела.

    10. Тиңдәш кисәкләрне үзара каршы куючы интонация бәйләсә, алар арасына сызык куела.

    11. Тиңдәш кисәкләр үзара сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәтендә торсалар, алар арасына сызык куела.

        V. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, алар янында нинди тыныш билгесе куела?

    1. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, гомумиләштерүче сүз алдын-нан нокталы өтер куела.

    2. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң өтер куела.

    3. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң ике нокта куела

    4. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң сызык куела.

    5. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, гомумиләштерүче сүз алдын-нан сызык куела.  

    6. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, гомумиләштерүче сүз алдын-нан ике нокта куела.  

        VI. Ял минуты. Күзләрне ял иттерү өчен күнегүләр.

        VII. Сәнгатьле уку: 240 нчы күнегү.

    — Шигырьне сәнгатьле итеп уку өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

    — Тиңдәш кисәкләрне табыгыз, алар нинди җөмлә кисәкләре булып килгәннәр?

     VIII. Өй эше: “4”легә — 235 яки 237 нче; “5”легә — 238 нче күнегү.

     IX. Билгеләр кую. Дәрестә актив катнашучыларга билгеләр куела.

    -Кемгә нинди билгеләр куярга мөмкин дип уйлыйсыз?

    X.  Йомгаклау:

    • Бүген дәрестә нинди яңалыклар белдек?
    • Дәрес сезгә ошадымы?
    • Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дә кулланырга тырышыгыз.

    Источник